«Милли китап» нәшриятында «Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең 2015 нче елгы эшчәнлеге турында еллык доклад» басылып чыкты. Аны Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге әлеге китапханә хезмәткәрләренең, республика һәм муниципаль китапханәләрнең мәгълүмати ярдәме белән әзерләде, төзүчеләре – С.Р. Дәүләтшина, О.И. Зуева, К.Б. Фәтхиева, Н.Г. Чепик, Р.Р. Гаязова; мөхәррирләре – А.Р. Габделхакова, И.Г. Һадиев; җаваплы мөхәррире – С.Р. Җиһаншина.
Зур форматлы, 76 битле «... еллык доклад» басмасында Татарстан китапханәләренең 2015 нче елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясала һәм 2016 нчы елга бурычлар билгеләнә. Башта бирелгән текстлы мәгълүматны «Татарстан Республикасы китапханәләре тормышындагы төп вакыйгалар», «Китапханәләр челтәре», «Китапханә фондлары (туплау, файдалану, сакланыш)», «Электрон челтәр ресурслар. Китапханә фондларын каталоглаштыру һәм цифрлаштыру», «Файдаланучыларга китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру һәм аның эчтәлеге. Китап укуга җәлеп итү», «Китапханәләр эшен компьютерлаштыру», «Оештыру-методик эшчәнлек», «Китапханәләрдә эшләүче кадрлар», «Китапханәләрнең матди-техник тәэмин ителеше», «2016 елга бурычлар» дигән ун бүлек үз эченә алган. Ахырда урнаштырылган аналитик таблицаларга санлы һәм процентлы күрсәткечләр тупланган, алар китапханәләрнең эшен республикадагы районнар һәм шәһәрләр бүленешендә чагыштырып өйрәнергә мөмкинлек бирә.
«Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең 2015 нче елгы эшчәнлеге турында еллык доклад» Россия Федерациясе субъектларындагы Үзәк китапханәләр әзерли торган шушындый материалларның Бөтенроссия «Китапханә аналитикасы» конкурсында катнашу өчен Россия китапханәләр ассоциациясенә дә җибәрелде.
