Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре – авыл китапханәләрендә

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

2016 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Биектау муниципаль районының «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»ндагы Айбаш һәм Ямаширмә авыл китапханәләре үткәргән мәдәни чараларда катнашты.

Айбаш авылының күпфункцияле үзәге бинасында китапханә, Мәдәният йорты һәм почта бүлекчәсе урнашкан. Биредә китапханәчеләр авылдашлары, күренекле язучы Габдулла Шәрәфинең тууына 90 ел тулуга багышлап, «Аккош булып кайтырмын…» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар алдында якташ язучылар Рафис Корбан һәм Солтан Шәмси чыгыш ясады.

Ямаширмә авылы китапханәсендә узган «Чишмәләр җыры» әдәби кичәсе исә Татарстандагы сулыкларны саклау елы һәм Биектау районындагы Чишмәләр елы уңае белән оештырылган иде.

Әлеге мәдәни чараларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре – фәнни-методик бүлек мөдире С.Р. Дәүләтшина, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г.Ш. Җомаголова катнашты. Алар Милли китапханәнең күпкырлы эшчәнлеге, бай китап тупланмалары хакында сөйләделәр, бүләк итеп «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» дип аталган, әлеге Китап йортының 150 еллык юбилеена нәшер ителгән затлы альбом тапшырдылар. Шулай ук авыл китапханәлре фондларын тулыландыру нияте белән дә китаплар биреп калдырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International