Актанышта кунакта

2016 елның 19 июле, сишәмбе

2016 нчы елның июль аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре Актаныш районы үзәк китапханәсендә кунакта булып кайтты. Китап укучылар, китапханәчеләр һәм җәйге лагерьга йөрүче балалар белән 150 еллык данлы тарихы һәм гаҗәеп бай китап фондлары булган Милли китапханәнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәккә максат омтылышлары  турында сөйләшү булды. Шулай ук китапханә заллары, бүлекләре буенча кызыклы һәм файдалы виртуаль экскурсия уздырылды. Милли китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге баш китапханәчесе Г.Әюпова күпсанлы сорауларга җавап бирде.  Очрашу катнашучыларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International