Фәнни-археографик экспедиция

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре республикабызның Мамадыш районы татар авылларына фәнни-археографик экспедициягә киттеләр. Экспедициянең максаты – әлеге төбәктә яшәүче халкыбызда, ягъни шәхси кулларда, шулай ук мәчет-мәдрәсәләрдә сакланып торучы тарихи мирасыбыз ядкәрләрен – гарәби язулы борынгы кулъязмаларны, гарәп шрифтында дөнья күргән искебасма китапларны, бик әүвәлге шамаилләрне, фотосурәтләрне һәм башка шундый истәлекле документларны барлау һәм туплау. Алар ияләренең ризалыгы белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларына алыначак һәм дәүләт саклавына куелачак. Язма һәм басма истәлекләр, тарихи-мәдәни ядкәрләр белән җентекләп танышырга, фәнни яктан өйрәнергә теләүчеләр өчен китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә шартлар тудырылган. Таушалганнарын тәртипкә салу, тузаннан арындыру, «кәгазь авыруларыннан дәвалау», төзәтү, төпләү, махсус тартмачыкларга урнаштыру кебек эшләрне исә китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге башкара, шул рәвешчә аларның сакланыш вакыты озайтыла.

Мамадыш төбәгендә фәнни-археографик экспедиция июль ае ахырына кадәр эшләячәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International