Массакүләм мәгълүмат чараларында – V Кәримуллин укулары турында

2016 елның 29 июле, җомга

Китап галиме, академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланып, шушы елның 14-15 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә һәм мәшһүр затның туган җире Саба районында узган V Кәримуллин укуларында, галимнәр, әдипләр, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, чит төбәкләрдән һәм илләрдән килгән кунаклар белән бергә, журналистлар да катнашты. Шул сәбәпле, әлеге Халыкара фәнни-гамәли конференциянең эше республикабызның массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылды:

– «Татарстан–Яңа гасыр» телевидениесенең «Татарлар» тапшыруында 24 июль көнне махсус сюжет күрсәтелде, аның авторы – Эльвира Хөснетдинова.  Әлеге сюжетны http://tnv.ru/main/katalog/publicisticheskie/tatarlar/?p=&idVideo=51227#videoanc сылтамасы аша кереп карарга мөмкин.

– «Татарстан радиосы»нда бара торган «Татарстан дулкынында» тапшыруының 26 июльдә эфирга бирелгән, Кәримуллин укуларына багышланган 50 минутлык чыгарылышын Дания Гайнетдинова әзерләгән, аны да тыңлау мөмкинлеге бар:  http://radiotatarstana.ru/program-category/tatarstan-wave/

– «Шәһри Казан» газетасында (2016 елның 26 июль саны, 6 нчы бит) Йолдыз Шәрәпованың «Эш күрсәткән ирне ил онытмый» дигән күләмле язмасы басылып чыкты. Материалның PDF-форматтагы вариантын күчереп алып карау өчен сылтама:  http://www.shahrikazan.com/tt/the-news-tat/item/16420-shәһri-kazan-26-iyul-2016-#79.html

– Сөембикә Кашапованың «Әбрар ага укулары» дигән мәкаләсе «Мәдәни җомга» газетасында (2016 елның 29 июль саны, 4-5 нче битләр) дөнья күрде. Әлеге мәкалә дә тиздән газетаның сайтына (http://www.madanizhomga.ru) урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International