«2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы»ның 4.9.5. маддәсен үтәү максаты белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2016 елның июль һәм август айларында Мамадыш һәм Арча районнары авылларына чираттагы археографик экспедицияләргә чыктылар.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге хезмәткәре Ирек Заһидуллин, 20–26 июль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә һәм Мамадыш районының 16 авылында (Иске Завод, Акчишмә, Хәсәнша, Алкин, Су-Елга, Норма, Урта Кирмән, Сарбаш Пустошь (Кыравыл), Түбән Козгынчы, Югары Козгынчы, Акман, Иске Комазан, Сарбаш, Уразбахты, Көек-Ерыкса, Яңа Комазан) булып, китапханә фондларына 70кә якын берәмлек борынгы кулъязма һәм басма китап алып кайттылар.
Айрат Заһидуллин җитәкләгән икенче археографик экспедиция, 1–7 август көннәрендә Арча районының 10 авылында (Түбән Аты, Колачы, Урта Сәрдә, Иске Кишет, Симетбаш, Ашытбаш, Пионер, Югары Пошалым, Урта Пошалым, Түбән Пошалым) эшләп, китапханә фондларын 94 берәмлек кулъязма һәм басма китапка баетты.
Кулъязмалар арасындагы милли рухлы, гыйлем алуга өндәгән шигырьләр, Ислам дине кануннарына караган язмалар, хат язу үрнәкләре, халык авыз иҗаты әсәрләре (бәетләр, мөнәҗәтләр) фәнни әһәмияткә ия.
Тупланган ядкәрләрнең гомуми хронологиясе: ХVII гасырдан башлап – ХХ гасырның 60 нчы елларына кадәр.
Хәзерге көнгә кадәр милләттәшләребез тарафыннан югалтмыйча сакланган бу бибәһа язма һәм басма мирас ядкәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында кадерләп сакланачак. Шулай ук аларның күбесе, археограф галимнәребез тарафыннан өйрәнелеп, фәнни әйләнешкә дә кертелер дигән ышаныч бар.