Республика күләмендә чыгып килүче, милләттәшләребез тарафыннан яратып укылучы «Мәйдан» журналында төрле жанрдагы әдәби әсәрләр, иҗтимагый тормыш, әдәбият, мәдәният-сәнгать, мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр даими чагылыш таба. Аның аерым саннары милләтебезнең күренекле шәхесләренә багышланып дөнья күрде һәм укучылар арасында зур кызыксыну уятты.
2016 нчы елның 16 нчы сентябрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Мәйдан» журналының 15 еллык юбилее уңаеннан әдәби кичә үтәчәк.
Әлеге кичәдә Казан һәм Яр Чаллы калаларының танылган әдипләре, галимнәр, китапханәчеләр, сәнгать әһелләре, журналның даими авторлары һәм укучылары чыгыш ясаячак дип көтелә.
Кичәгә рәхим итегез!