«Мәйдан» журналының 15 еллык юбилее

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

2016 нчы елның 16 нчы сентябрендә  Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Мәйдан» журналының 15 еллык юбилее уңаеннан әдәби кичә үтте.

Залда «Мәйдан»ның һәр санын барлап, игътибар белән күзәтеп, уңышларына сөенеп, ялгышларын кисәтеп баручы дуслары җыелган иде. Республика күләмендә чыгып килүче, милләттәшләребез тарафыннан яратып укылучы «Мәйдан» журналында төрле жанрдагы әдәби әсәрләр, иҗтимагый тормыш, әдәбият, мәдәният-сәнгать мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр даими чагылыш таба. Журналның күренекле шәхесләребезгә багышланган махсус саннары да инде шактый күп чыкты.

Милли китапханә фондларында сакланучы саннардан әзерләнгән «Мәйдан» журналына «Киң мәйдан» дигән күргәзмә дә укучыларда зур кызыксыну уятты.

Әлеге кичәдә Казан һәм Яр Чаллы калаларының танылган әдипләре, галимнәр, яшь язучылар, китапханәчеләр, сәнгать әһелләре, журналның даими авторлары һәм укучылары чыгыш ясады.

Кичәгә Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Илзидә Госманова кебек җырчыларның килүе ямь өстенә ямь булды.

«Мәйдан» журналының халкыбызга хезмәт итеп, аның белән бер сулышта яшәгәнлеге әлеге очрашу кичәсендә ачык чагылды.

 

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International