Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Китапханә аналитикасы – 2016» бәйгесенең лонг-битендә

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

«Китапханә аналитикасы – 2016» бәйгесенең лонг-бите формалаштырылды. Быел бәйгедә һөнәри югарылыкта язылган, жюри тарафыннан югары бәяләнгән күп докладлар катнашты. Нәтиҗәдә 33 иң яхшы доклад сайлап алынды.  Алар арасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасының муниципаль китапханәләре эшчәнлеге турындагы доклад та бар. Бәйгенең нәтиҗәләренә йомгак ясау дәвам итә.

2016 нчы елның мартында Россия милли китапханәсе, Россия Федерациясе  субъектларының үзәк китапханәләре методик хезмәтләренең  нәтиҗәлелеген       яктырткан 2015 нче елда төбәк муниципаль китапханәләре эшчәнлеге турындагы еллык доклад әзерләү тәкъдиме белән, «Китапханә аналитикасы – 2016» бәйгесенең өченчесе хакында игълан итте.  Төбәктәге китапханә тормышының торышы һәм үзенчәлекләрен тулы һәм дәлилле ачу, алынган нәтиҗәләргә гадел бәя бирү, проблемаларын күрсәтү һәм киләчәген билгеләү – гади эш түгел, әмма Россиянең китапханә өлкәсен оптимизацияләү шартларында моның файдасы зур.

«Китапханә аналитикасы» бәйгесе турында барлык мәгълүмат һәм архив биредә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International