Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге милләтебезнең рухи дөньясында күренекле урын алып торган шәхесләрнең иҗатларын җәмәгатьчелеккә таныту юнәлешендә күп эш башкара.
Бүлектә төрле кызыклы китап күргәзмәләре, махсус китап тупланмалары әзерләнә. Бүлеккә килгән яңа басмалар күргәзмәсе айга ике тапкыр яңартыла, эш планына кертелгән тематик күргәзмәләр куела. Китапханәдән читтә оештырылган күргәзмәләрдә дә бүлек хезмәткәрләре актив катнаша. Татар китабын, Татарстан турындагы әдәбиятны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү безнең төп бурычыбыз булып тора. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Татарстан Республикасының истәлекле һәм онытылмас даталар календаре» кысаларында елның соңгы өч аенда түбәндәге китап тупланмалары һәм күргәзмәләре тәкъдим итәчәк:
– Күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 90 ел (1926–1980);
– Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевкә 70 яшь (1946);
– Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел (1946–2006);
– Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь (1956);
– Татар әдәбияты классигы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел (1891–1928);
– Күренекле язучы Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел (1886–1938);
– Язучы Рауль Мир-Хәйдәровка 75 яшь (1941);
– Күренекле язучы Рөстәм Кутуйның тууына 80 ел (1936–2010);
– Күренекле шагыйрь Нур Әхмәдиевкә 70 яшь (1946).
Әлеге күргәзмәләр һәм тупланмалар белән танышу шәхесләрнең иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга, татар әдәбиятының, мәдәнияте һәм сәнгатенең байлыгына, зурлыгына инанырга ярдәм итәр.
Бүлек шулай ук Татарстанда кабул ителгән һәм уңышлы эшләүче дәүләт программалары кысаларында да күргәзмәләр оештыра, мәсәлән:
– Олылар турында кайгыртып... (Халыкара өлкәннәр көне уңае белән);
– Татарстан – уртак йортыбыз (Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан);
– Татарстан: социаль яклауның торышы (Халыкара инвалидлар көне уңае белән).