«Киләчәккә үткәннәр хакында»

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 30 нчы октябрендә билгеләп үтелә торган Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышлап, «Киләчәккә үткәннәр хакында» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

Шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне торгызу, нахакка гаепләнгән шәхесләрнең исемнәрен халыкка кире кайтару җәмгыятебез алдындагы зур бурычларның берсе булып тора. Күргәзмәдә НКВД һәм КГБ архивларына нигезләнеп язылган китаплар, Кырым һәм Кавказ халыкларын: кырым татарларын, грекларны, әрмән, ингушларны депортацияләү тарихына караган рәсми документлар тупланган әдәбият урын алган. Сәяси репрессиягә дучар булган, татар халкының күренекле шәхесләренең фаҗигале язмышларын яктырткан китаплар аеруча зур кызыксыну уятырлык. Экспозициядә шулай ук 1930 нчы еллар азагын чагылдырган, шәхес культы вакыйгаларына багышланган матур әдәбият әсәрләре дә игътибарга лаек.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән, халкыбыз тарихын өйрәнүчеләргә, укытучыларга, студентларга аеруча файдалы булыр. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International