Кино тылсымы

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның октябрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Россия киносы елына карата күргәзмә тәкъдим итә. Ул кино сәнгатенең үсешенә багышлана һәм дүрт бүлектән тора.

 «Кинематограф – гаҗәеп матур дөнья» дип аталган бүлектә тәкъдим ителгән басмалардан кино тарихы, теориясе, эстетикасы һәм техникасы турында кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкин.

 «Казан кинематографы» дигән бүлектә урын алган китаплар Татарстан кинематографының XIX нчы гасыр ахырыннан алып безнең көннәргә кадәр үткән юлын күзәтергә мөмкинлек бирә. Е. Алексееваның «Казан һәм Казан губернасында кинематографның үсеше һәм формалашуы», «Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга. 1897–2014 еллар» дип аталган монографияләре укучыларда, һичшиксез, зур кызыксыну тудырачак. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында нәшер ителгән, Татарстан киночелтәренең үсешен күрсәткән документлар, хәзерге Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең программа-каталоглары урын алган.

 «Безнең кино кумирлары. Актерлар» бүлеге үзләре исән чакта ук халыкның гаҗәеп зур хөрмәтенә лаек булган артистларга багышлана.

 «Халык мәхәббәтен яулаганнар... Режиссерлар» дип аталган бүлектә күренекле режиссерлар, совет кинематографының дөньякүләм танылган бөек мастерлары турындагы басмалар урын алган.

 Актерлар һәм режиссерларның китапханә фондларында сакланган элекке фотосурәтләре дә күргәзмәне тулыландырып, баетып тора. Әлеге экспозиция киң катлам укучыларны һәм кино сәнгате белән кызыксынучыларны битараф калдырмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International