Китапханәдә композитор Рөстәм Яхинны искә алу кичәсе

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

2016 нчы елның 6 нчы октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Әдәби кафесында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның (1921–1993) тууына 95 ел тулу уңаеннан  видеосалон утырышы булып узды.

Әлеге кичәдә Рөстәм Яхин әсәрләреннән көйләр яңгырады. Юбилярның тормыш һәм иҗат юлы турында документаль фильмнар күрсәтелде.

«Рөстәм Яхин. Сентименталь сәяхәт» (1993 нче ел) фильмы туганнарының, якыннарының һәм күренекле сәнгать эшлеклеләренең истәлекләрен үз эченә ала, ә «Рөстәм Яхин көйләре» (1981 нче ел) фильмында композитор халык алдында бик яхшы пианист буларак ачыла.

Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның иҗат эшчәнлеге татар мәдәнияте дөньясында иң әһәмиятле урыннарның берсен алып тора һәм әсәрләре Татарстан Республикасы музыка сәнгатенең алтын фондын тәшкил итә.

Видеосалонны даими алып баручы, музыка белгече Гүзәл Фәйзрахман кызы Юнысова композиторның тормыш һәм иҗат юлы, үзе исән вакытта ук тормышында булган кызыклы очраклар турында зур осталык белән бик җентекләп сөйләде.

Рөстәм Яхин күп санда музыкаль әсәрләр иҗат итте. Аның әсәрләре тирән мәгьнәле, тамашачыны уйландыра, тәэсирләндерә торган. Гаять дәрәҗәдә халыкчан рухта. Шуларның зур өлеше – романслар һәм лирик җырлар. Ул үзенең иҗаты белән татар музыка дөньясын баетып, аны зур биеклеккә күтәрде.

М. Глинка исемендәге унынчы Халыкара вокалистлар конкурсына (1981 нче ел) илебезнең төрле шәһәрләреннән килгән утыз башкаручының Рөстәм Яхин әсәрләрен үз программаларына кертүе мәгълүм. Бу күренеш үзе генә дә Рөстәм Яхин иҗатының гаять затлы, популяр икәнлеген раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International