2016 нчы елның 11 нче октябрендә Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә багышланган очрашу уздырдылар. Әлеге уку йортында кыз балалар татар телендә белем ала.
Китапханә хезмәткәре Гөлшат Әюпова бай тарихы булган, гаҗәеп матур, зиннәтле бинада урнашкан Китап сарае – Милли китапханәнең тарихы, үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләде.
Китапханә эшчәнлегенә багышланган фильмны һәм видеопрезентацияне укучылар яратып кабул иттеләр. Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә уздырылган чаралар белән таныштыру да укучыларда кызыксыну тудырды. Бүлек хезмәткәре Халидә Борһанова китапханәнең татар китабын саклаучы һәм таратучы үзәк буларак күп эш алып баруы, 150 еллык юбилей уңаеннан басылып чыккан басмалар турында сөйләде. Китапханәнең төп байлыгы китаплар һәм китап укучылар икәнлеген искәртеп, укучыларга китапханәгә язылу тәртипләрен аңлатты. Укучылар бик игътибар белән тыңлап, бер-бер артлы сораулар яудырдылар. Соңыннан исә китапханәгә язылып, киләчәктә актив китап укучы булырга теләкләрен белдерделәр.