Кызыклы матбугат дөньясы

2016 елның 14 октябре, җомга

2016 нчы елның 12 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Казан шәһәре Киров районында урнашкан «15 нче татар гимназиясе» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең 11 нче сыйныф укучылары белән «Кызыклы матбугат дөньясы» циклыннан чираттагы очрашуын үткәрде.

Очрашу барышында бүлек хезмәткәрләре китапханәнең үткәне һәм бүгенге көне; вакытлы матбугатның кеше тормышында тоткан урыны, әһәмияте турында кыскача мәгълүмат җиткерде; яңа килгән газета-журналлар белән таныштырды; балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Яңа тормыш юлына чыгарга әзерләнгән чыгарылыш сыйныф укучыларына китапханәнең ишекләре һәрвакыт ачык булуын, аларны үзләренең даими укучылары итеп күрәсе килүләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International