Төрекмәнстанда Татарстан көннәре

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

2016 нчы елның 9-11 нче октябрь көннәрендә Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Татарстан Республикасы көннәре булды.

Шушы көннәрдә булган әдәби-мәдәни чараларда Татарстанның иҗат әһелләре делегациясе дә катнашты. Аның составында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан Республикасының халык язучысы Марсель Галиев, Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Равил Фәйзуллин, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Г. Державин исемендәге Республика премиясы лауреаты, шагыйрә һәм тәрҗемәче Алена Кәримова, Казан федераль университетының татар әдәбияты тарихы кафедрасы профессоры Хатыйп ага Миңнегулов һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә ханым Җиһаншина бар иде.

 10 нчы октябрь көнне Төрекмәнстан Дәүләт китапханәсендә ике республиканың иҗат интеллигенциясе очрашуы булып узды. Анда төрекмән ягыннан Төрекмәнстанның халык язучы Гүзәл Шагулиева, Дәүләт китапханәсе директоры Гөлҗиһан Сәүханова, Төрекмәнстанның халык язучысы Оразголы Аннаев, Төрекмәнстан китап палатасы җитәкчесе, язучы Агагельде Алланазаров һәм матбугат вәкилләре катнашты. Очрашуда төрки әдәбиятларның бүгенге торышы, киләчәктә уртак хезмәттәшлек белән әдәби-нәфис басмалар әзерләп чыгару, әсәрләр тәрҗемә итү мәсьәләләре кузгатылды. Шулай ук ике милләт арасында мәдәни бәйләнешләрне киңәйтү, хәзерге заман язучыларының әсәрләрен киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерү турында фикерләр әйтелде.

 Кич белән Төрекмәнстан Дәүләт Мәдәният үзәгенең Концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының зур концерты булды. Концерт алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады, Төрекмәнстан бәйсезлегенең 25 еллыгы белән котлап, Татарстан халкы исеменнән изге теләкләрен җиткерде.

 Алена Кәримова текстыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International