2016 нчы елның 25 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) күренекле татар композиторы Фәтхерахман Габдрахман улы Әхмәдиев турындагы «Мәңге яшисе килә...» дигән яңа китапны тәкъдим итү кичәсе булды.
Әлеге җыентык аның туганнарының, якыннарының, чордашларының һәм күренекле сәнгать эшлеклеләренең истәлекләрен үз эченә ала. Китапны төзүче – журналист Рафаэль ага Сальмушев. Басма Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды һәм Казан шәһәрендәге Балык Бистәсе районы «Якташлык» җәмгыяте булышлыгында бик күп фотодокументлар белән баетылып нәшер ителгән.
Кичәдә Ф.Әхмәдиевнең үзе һәм иҗаты белән якыннан таныш булган замандашлары, якташлары катнашты.
Кичәне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев ачты. Рафаэль ага Сальмушев үз чыгышында Ф.Әхмәдиев иҗатына югары бәя бирде. Шулай ук танылган композитор, мөгаллим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиев, Татарстанның халык артисты, баянчы Рамил Курамшин, танылган шагыйрь, Балык Бистәсе районының «Авыл офыклары» газетасы баш мөхәррире Вазыйх Фатыйхов, Котлы-Бөкәш авылы урта белем бирү мәктәбе директоры Нәкыйф Сәлахиев һ.б. композиторның иҗаты турында әтрафлы чыгышлар ясадылар.
Әлеге кичәдә композиторның якташлары катнашуы аңа аерым бер рухи күтәренкелек, үзенчәлекле ямь өстәде. Чакырылган кунакларның чыгышлары композиторның җырларын башкару белән аралашып барды.
Шунысы куанычлы, якташлары үзләренең талантлы улын онытмый, аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә күп эшләр башкарылган: Балык Бистәсендәге һәм туган авылы Тәберде Чаллысындагы берәр урамга Фәтхерахман Әхмәдиев исеме бирелгән, район балалар сәнгать мәктәбе шулай ук аның исемен йөртә.
Әйе, үзенең онтылмас җырларын калдырган композитор Ф.Әхмәдиев – халкыбыз күңелендә мәңге саклана торган шәхесләрнең берсе. Аның җырларын профессиональ башкаручылар да, үзешчән җырчылар да яратып җырлый, алар җыр-моң яратучылар күңеленә тирән үтеп керә. Менә инде ничә буын аның моңында тәрбияләнә. Яшьлек, мәхәббәт, бәхет, туган як турындагы күпме матур җырлар – «Мәңге яшисе килә...», «Чистай вальсы» (Ф.Әхмәдиев сүзләре), «Җәйнең матур аяз таңнарында» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Кама буе – туган як», «Солдатлар», «Ак болытлар» (Р.Әхмәтҗанов сүзләре), «Бер карадым күзләреңә», «Күңелем сине эзли» (халык сүзләре), «Җырлыйм әнием турында» (Г.Зәйнашева сүзләре), «Ромашкалар» (Х.Туфан сүзләре), «Җилләр, җилләр» (М.Латыйфуллин сүзләре) һ.б. – бүген дә халык телендә һәм күңелендә.
Әлеге китапның дөнья күрүе композиторга тагын бер хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора.