Милли китапханә фондларында сакланучы ядкәрләр «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсендә

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

24 нче октябрь көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган «Тукайга сәяхәт» исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәне «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Татарстан Фәннәр академиясе һәм аның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бергә оештырган. Казанлылар һәм башкала кунаклары Тукайның шәхси әйберләрен, аның күргәзмә өчен реставраторлар махсус яңарткан алты кулъязмасын, шагыйрь үзе исән чакта нәшер ителгән шигырь җыентыкларын, балалар өчен язган хикәятләрен, газета һәм журналларда басылган мәкаләләрен карый алды.

Тукай әсәрләрен Анна Ахматова да рус теленә тәрҗемә иткән. Күргәзмәдә шушы тәрҗемәләрнең кулъязмаларын – Россия милли китапханәсе (Санкт-Петербург) тупланмаларыннан китереп куелган унбер битне күрергә мөмкин иде.

Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнаша. Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларыннан алынган, Тукайга кагылышлы сирәк һәм кыйммәтле басма, язма истәлекләр витриналарда урын алган, алар арасында чит илләрдә чыккан журналлар, шагыйрьнең фотосы да бар. Күргәзмәгә килүчеләрне танылган сынчы рәссам Әхсән Фәтхетдинов агачтан ясаган Шүрәлеләр дә «сәламли».

Күргәзмәдә Россия дәүләт тарих архивы, Россия милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, ТР Милли музее, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Фәнни китапханәсе, Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе дә үз фондларындагы ядкәрләрне тәкъдим итә.

 

1908 елның 17 апрелендә «Әл-Ислах» газетасы идарәсендә төшкән фоторәсем. Уңнан сулга: Габдулла Тукай, Ибраһим Әмирханов, Фатыйх Әмирхан, Кәбир Бәкер, Вафа Бәхтияров. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International