2016 нчы елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Дәрья» әдәби кунакханәсе кысаларында «Моңнар шагыйре – Гәрәй Рәхим» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичәдә тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының Дәүләт гимны белән башланып китте. Гимнның тексты камил булып җиткәнче шактый үзгәрешләр кичерә, аны эшкәртүгә, сүзләрен яраштыруга Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхим аеруча зур өлеш кертә.
Кичәдә Гәрәй Рәхимнең үзе һәм иҗаты белән якыннан таныш булган дуслары, әдәбият сөючеләр, сәнгать әһелләре катнашты. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев 75 яшьлек шагыйрьгә иҗат уңышлары теләде, юбилее белән котлады. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, каләмдәш дуслары Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Рабит Батулла, Рафис Корбан үз чыгышларында Г.Рәхимнең татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше турында әйттеләр. Әдипнең шаян телле, тапкыр сүзле булуына мисаллар китереп, аның тормышы белән бәйле вакыйгаларны искә төшерделәр. Татарстанның халык артисты Наил Дунаев шагыйрь әсәрләренең матур үрнәкләрен укып сөендерде. Татарстан керәшеннәре җәмгыяте рәисе урынбасары Людмила Белоусова үз халкының танылган улы белән чиксез горурлануын әйтте һәм аны карендәшләре исеменнән юбилее белән тәбрикләде. Совет районының 124 нче балалар бакчасына йөрүче Камилә Галиуллина чыгышын тамашачылар бик яратып кабул итте. Шагыйрьнең улы Даут та, әтисе иҗатына тирән хөрмәтен белдереп, кичәдә шигырь укыды.
Гәрәй Рәхим иҗатына багышланган китап күргәзмәсе катнашучыларда шулай ук зур кызыксыну уяты. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев һәм танылган җырчы Айдар Габетдинов, композитор, баянчы Геннадий Максимов котлау һәм рәхмәт хисләрен җыр аша белдерделәр. «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең дәртле чыгышы да кичәгә ямь өстәде.
Очрашу шагыйрь иҗатына гашыйк тамашачылар күңеленә хуш килде, юбилярга көчле алкышлар бүләк иттеләр. Кичәдән алган тәэсирләр, якты хисләр озак сакланыр дип ышанабыз. Киләсе очрашуларга көтеп калабыз!