2016 нчы елның 15 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Киров районында урнашкан 15 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучылары белән «Матбугатның кызыклы дөньясы» циклыннан чираттагы очрашу үткәрде.
Очрашуда бүлек хезмәткәрләре балаларны Милли китапханә белән таныштырып, аның биналары буйлап кыскача виртуаль экскурсия ясадылар.
Вакытлы матбугатның җәмгыять тормышында тоткан урыны гаять зур. Газета һәм журналлар әйләнә-тирәбездә булган вакыйгаларны, фактларны чагылдыралар, үз укучыларын кызыксындырган сорауларга жавап бирәләр, оперативлыклары белән аерылып торалар.
Мәктәп директоры Харисов Финат Фәхраз улы вакытлы матбугат бүлеге оештырган очрашуларда еш һәм актив катнаша. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү – әлеге гимназия эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе.
Укучылар китапханә, аның фондлары, биналарының тарихы белән кызыксынып, күпсанлы сораулар бирделәр, газета һәм журналларны кулларына алып укыйсылары килү теләкләрен житкерделәр.