2016 нчы елның 11 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында «Тукай дусты – Мәрҗән» исемле әдәби кичә узды. Габдулла Тукайның Әдәби музее оештырган әлеге кичә татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышланган иде. Габдулла Тукайның якын дусты һәм якташы Мәхмүт Галәү хәзерге Арча районына керә торган Ташкичү авылында туган, атасы Галәветдин хәзрәт – атаклы Шиһабетдин Мәрҗанинең бертуганы.
Инде ничә еллар Мәхмүт Галәүнең иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксыну кимеми, әсәрләре дөнья күреп тора. Әлеге кичәдә әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән галимә, филология фәннәре кандидаты Флера Ганиева Мәхмүт Галәүнең татар мәдәниятендә тоткан урыны турында сөйләде.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев М.Галәүнең мирасын саклау һәм исемен мәңгеләштерү турында үзенең фикерләрен әйтте. Очрашуга Арча районы Ташкичү авылыннан язучының якташлары да килгән иде. Олуг шәхеснең нәсел дәвамчылары – оныгы Олег Галәветдинов кызы Анастасия белән – фоторәсемнәр һәм документлар сакланган гаилә архивы турында сөйләделәр. Алар тарафыннан Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулу уңаеннан әзерләнгән, металлдан ясалган истәлек билгесе – юбилей медале, башка фән һәм мәдәният оешмалары белән беррәттән, Милли китапханәгә дә тапшырылды. Кызганычка каршы, безнең көннәргә кадәр Галәү турында аз мәгълүмат килеп ирешкән. Әдипнең кулъязмалары юкка чыккан, фоторәсемнәре һәм шәхси әйберләре дә күп түгел. Галәветдиновларның гаилә архивыннан күргәзмәгә куелган документлар – КГБ архивыннан алынган материалларның күчермәләре, Мәхмүт Галәүнең соңгы фотосы катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Мәхмүт Галәү исемле тарихчы әдип безгә чиксез урау юллар һәм киртәләр аша килеп ирешкән «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» исемле роман-дилогия авторы буларак таныш. Әдипнең үзенең тормыш юлы да, әсәрләре язмышы кебек, катлаулы һәм сикәлтәле.