Балтачта – Мирхәйдәр Фәйзи юбилеена багышланган кичә

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

2016 нчы елның 18 нче ноябрендә  Балтач районы Мәдәният йортында күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел, «Галиябану» драмасы язылуга 100 ел тулуга багышланган «Елатыр һаман, җырлатыр һаман – Галиябануның мәңгелек моңы» дигән әдәби-музыкаль  кичә узды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.

Мирхәйдәр Фәйзи – күпкырлы талант иясе. Ул шагыйрь дә, хикәяче һәм тәрҗемәче дә, публицист һәм фольклорчы да. Барыннан да бигрәк, үзенчәлекле драматург, татар әдәбиятында музыкаль драма жанрын тудырган, шушы жанрда бик күп гүзәл әсәрләр биргән каләм остасы.

Балтач районының Шода авылында М.Фәйзинең музей-утары эшләп килә. Әлеге музей-утар М.Фәйзинең абыйсының йорты булган, әдип анда җәй айларында яшәгән һәм иҗат иткән. Драматургның «Галиябану» әсәре Шода авылында яшәп кайтканнан соң языла, әсәрдәге персонажлар – шушы авыл кешеләре.

Әдәби-музыкаль кичәгә Казаннан язучының туганнары, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, рәссам Фиринад Халиков, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, Татарстан Республикасы Милли музееннан М.Хәйруллина килгән иде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г.Җомаголова М.Фәйзинең 1923 елда Казанда Үзәк шәрык китапханәсенең (хәзерге Милли китапханә ул заманда шулай аталган) балалар бүлегенә җитәкчелек итүен һәм хәзерге вакытта фондларда саклана торган китаплары турында әтрафлы чыгыш ясады.

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International