25 нче ноябрь көнне Сарманда Татарстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург, күренекле дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика бүләге лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, «Кем ул кем» энциклопедиясендә биографиясе басылып, дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән, республика күләмендә үтә торган «Ел китабы» бәйгесенә нигез салучы, 1986 елдан бирле үткәрелә торган бу бәйгедә катнашып, 12 тапкыр җиңүче дип табылган Разил Исмәгыйль улы Вәлиев китап укучылар белән очрашты. Очрашуны Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Сарман районы үзәк китапханәсе оештырды.
Әдип иң элек Сармандагы үзәк һәм балалар китапханәләре белән танышты, китапханәчеләр белән әңгәмә корды, аннан соң «Сарман» кинотеатрында иҗатына багышланган чарада катнашты. Очрашуга китапханәчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният әһелләре, әдәбият сөючеләр килгән иде. Кичәне Сарман муниципаль районы хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин ачып җибәрде, кадерле кунакка җырлы Сарман якларыннан истәлек бүләге тапшырды. Язучының Сарманда яшәүче дусты Шәрипҗан Мәүләвиев сүз алып, Р.Вәлиев белән бәйле хатирәләрен яңартты. Очрашуда шулай ук «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева да катнашты. Биредә Р.Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды, үзәк китапханә хезмәткәрләре «И машина, машина, җитте минем башыма» пьесасыннан өзек сәхнәләштерделәр, әдипнең иҗатын яктырткан китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Шагыйрьнең иҗатын үз иткән Сарман халкы үзен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Кичә бик эчтәлекле, җанлы һәм ихлас булды.