Милли китапханә Халыкара фәнни укуларда

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

     

28-29 нчы ноябрь көннәрендә Мәскәүдә Россия дәүләт сәнгать китапханәсендә «Театр китабының үткәне һәм бүгенгесе» исеме астында XII нче Халыкара фәнни укулар булып узды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты һәм Укуларга Россиядән, Канададан, Польшадан, Израильдән, Латвиядән җыелган сәнгать белгечләрен, театр тарихчыларын Милли китапханә фондларында сакланган, Казан театрлары тарихын яктырткан әдәбият һәм китапханәнең «Театр кунакханә»се эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге чыгышлар конференция материалларын туплап чыгарыла торган китапка кертеләчәк.

Сәнгать китапханәсе фондларында әлегә кадәр булмаган басмаларны бүләк итеп алып килгән өчен Россия дәүләт сәнгать китапханәсе директоры Ада Ароновна Колганова Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә олы рәхмәтен җиткерде һәм әлеге басмаларның зур кыйммәткә ия икәнлеген ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International