Россия Федерациясе субъектлары арасында үткәрелә торган 2 нче Бөтенроссия «Иң күп укучы регион» конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы әлеге конкурста алдынгы урыннарга чыгучыларның беренче бишлегенә керде. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы әзерләгән презентация үз эченә төрле проектларны берләштергән: Әдәбият елы һәм Россия киносы елы, шулай ук Татарстанда парклар һәм скверлар елы.
2016 нчы ел конкурсында Россия Федерациясенең 84 төбәге катнашкан. Җиңүчеләрне журналистлардан, тәнкыйтьчеләрдән, язучылардан, китап һәм китапханә җәмгыятьләре вәкилләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләгән. Жюриның җитәкчесе – Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин.
Татарстан Республикасыннан тыш, Әстерхан һәм Свердловск өлкәләре, Красноярск крае, Санкт-Петербург шәһәре әлеге конкурсның дипломантлары булдылар. Воронеж өлкәсе беренче урынга чыкты һәм «Россиянең әдәби флагманы» исеменә лаек булды.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2016 нчы елның 30 ноябре көнне Мәскәү шәһәрендә узган Халыкара Non/Fiction интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә булды.