Биләрдә – «Әнвәр Хәйри укулары»

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

2016 елның 3 нче декабрендә Алексеевск районының Биләр җирлегендәге «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» узды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.

Әнвәр Хәйри – галим һәм язучы, тәрҗемәче, борынгы китаплар өйрәнү өлкәсендә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләгән белгеч. Аның тарафыннан хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителеп һәм күчерелеп, XIX гасыр –XX гасыр башы мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең хезмәтләре дөнья күрә. Алар арасында Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар...», Р.Фәхретдиновның «Болгар вә Казан төрекләре» һәм башка әсәрләре, «Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» бар.

Конференциягә Казаннан галимнең хатыны Әлмира ханым, кызы Айгөл, оныгы, укытучысы Лена Кәлимулла кызы Таҗиева, галимнәр Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов, Фаяз Шәрип улы Хуҗин, Айрат Габит улы Ситдыйков, Фәрит Мирза улы Солтанов, Алексевск районыннан һәм «Сәләт-Аксубай клубы»ннан укучылар килгән иде. Конференцияне Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Ризак улы Таһиров алып барды.

Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Шәйдулла кызы Җомаголова Ә.Хәйринең 1996 елдан шушы китапханәдә эшләвен белдереп, аның фондларда саклана торган китаплары белән таныштырды, газета-журналларда, җыентыкларда басылган мәкаләләренең электрон һәм традицион картотекада теркәлеп баруы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International