Яңа китап тәкъдим ителде

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

 

 2016 нчы елның 8 нче декабрендә Габдулла Тукайның Әдәби музее Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында тарих фәннәре кандидаты Доларис Галләмованың «Керим Решидов (Джаманаклы): имя в Отечественной истории. Крым–Казань–Елабуга» китабын тәкъдим итү кичәсен уздырды. Әлеге китап кырымтатар шагыйре, галим, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Рәшидов-Җаманаклының тормыш юлына, эшчәнлегенә һәм иҗатына багышланган.

Кәрим Рәшидовның әдәби эшчәнлеге Габдулла Тукай иҗаты белән дә тыгыз бәйләнгән, ул бөек татар шагыйренең әсәрләрен кырымтатар теленә тәрҗемә иткән һәм иҗатын өйрәнгән.

Кичәдә китапның авторы Доларис Гайнетдин кызы Галләмова Кәрим Рәшидовның үзе турында һәм китапны язу тарихын сөйләде. Аннан соң Фәридә Кәрим кызы Рәшидова әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук филология фәннәре докторы, ТРның һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе Йолдыз Галимҗан кызы Нигъмәтуллина; Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, язучы, әдәбият белгече, тәнкыйтьче Тәлгать Нәбиулла улы Галиуллин чыгыш ясады. Кичәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре һәм Кәрим Рәшидовның якташлары – Россия Ислам институтында белем алучы кырымтатар егетләре катнашты.

Доларис Галләмовага китабын әзерләүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә ярдәм итте: Кәрим Рәшидов турында материаллар, фотолар тупларга; әсәр-хезмәтләренең һәм аның турындагы язмаларның библиографик исемлеген төзергә булышты, Кырым китапханәчеләре белән автор арасында элемтә урнаштырды. Шуларны искә алып, Доларис Галләмова Милли китапханә коллективына үзенең зур рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International