Уфага сәфәр

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Башкортстан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә 2016 нчы елның 19-21 нче декабрь көннәрендә Башкорт дәүләт университеты «Заманча татар филологиясенең мөһим мәсьәләләре» дип аталган III нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрде. Әлеге конференция күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, язучы Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.

Фәнни форум кысаларында булган чараларда Татарстанның иҗат, фән һәм мәдәният әһелләре делегациясе дә катнашты. Аның составында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, язучы Разил Вәлиев, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), «Жыен» татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды башкарма директоры Фауат Рәфыйков, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре Диләрия Абдуллина һәм Фатыйма Миңнуллина, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Җомаголова, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең сектор мөдире Фәйрүзә Вәлиева бар иде.

 20 нче декабрь көнне конференциянең пленар утырышы Разил Вәлиевне котлаулар белән башланып китте. Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов, Башкортстан Дәүләт җыены – Корылтайның рәис урынбасары, шагыйрә Җомабикә Ильясова, Уфа шәһәре «Ихлас» мәчете имамы Мөхәммәт Галләмов, «Рамазан» мәгърифәт үзәге аксакаллар берлеге рәисе Мидхәт Әбделмәнов, Башкорт дәүләт университетының филология факультеты деканы Әлмирә Җамалетдинова һәм Казан федераль университетының Алабуга филиалы доценты Гомәр Даутов әдипне тәбрикләп чыгышлар ясадылар.

Пленар утырыш кысаларында, шулай ук секция утырышларында да бик күп кызыклы докладлар, чыгышлар яңгырады.

Конференцияне оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнашты. Башкорт дәүләт университеты фойесында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Разил Вәлиев: Минем чорым – минем җырым» дигән зур китап күргәзмәсе һәм шулай ук китап сату оештырды. Күргәзмә «Минем чорым – минем җырым», «Мәдәниятебезне саклаучы һәм яклаучы», «Тәрҗемәләр: дөньяны таныту, дөньяга танылу», «Җырчы шагыйрь», «Әдип иҗатына зур бәя» дигән бүлекләрдән торды. Конференциядә катнашучыларның күбесе әдипнең киң колачлы иҗатын һәм эшчәнлеген тулаем күзалларга мөмкинлек бирүче күргәзмәне зур кызыксыну белән карады.

Конференция эше тәмамлангач, Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә Татарстанның күренекле әдипләре Разил Вәлиев һәм Мөхәммәт Мирза, «Җыен» фонды башкарма директоры Фауат Рәфыйков һ.б. китапханә хезмәткәрләре һәм директоры Айгөл Моратова белән очрашты. Алар китапханә эшчәнлеге белән җентекләп танышты, Башкортстанның Милли китапханәсе фондларына татар язучыларының һәм шагыйрьләренең китапларын, шулай ук Разил Вәлиев үзенең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тупланган дискларын бүләк итте.

Очрашуда алга таба уртак хезмәттәшлекне ныгыту, ике милләт арасындагы мәдәни багланышларны киңәйтү, хәзерге заман язучыларының әсәрләрен киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерү турында төпле фикерләр әйтелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International