«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы һәм мәктәп укучылары күргәзмә белән таныша

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәcенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге 2017 нче елны Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә белән ачып җибәрде. Әлеге күргәзмә белән танышырга «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының «Манзара» тапшыруы да килде.

 Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевне Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Экспозиция әдипнең төрле елларда язылган әсәрләреннән, депутатлык эшчәнлеге белән бәйле чыгышларыннан, аның турында язылган басмалардан тора. Татар халкы һәм Татарстан язмышы, туган тел, милли мәгариф һәм мәдәният хакында кайгыртып яшәүче шагыйрь 70 яшенә зур казанышлар белән килә. Ул бүген дә җәмәгать эшендә, ул һәрвакыт иҗат мәшәкатьләре һәм борчулар эчендә кайный. Дөньяга шагыйрь күзе белән карарга тырышучы тынгысыз җанлы шәхес Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе эшен дә җиренә җиткереп башкара.

 Күргәзмә китапханәгә йөрүчеләр тарафыннан җылы кабул ителде. Казанның  18 нче мәктәбе укучылары да,  язучы иҗаты белән якынрак танышу максаты белән, китапханәгә килделәр. Алар дөнья халыклары әдәбиятының балалар арасында яратып укыла торган матур тәрҗемәләре белән аеруча кызыксындылар. Р. Вәлиевнең балалар өчен язылган шигырьләре дә күпләрнең күңеленә хуш килде.  «Яшисе килә!» повесте исә яшь буында патриотизм хисләрен тәрбияләргә ярдәм итә. Күргәзмә турында һәм аның  белән кызыксынучы әдәбият сөючеләрне төшергән сюжетны якын көннәрдә «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының «Манзара» тапшыруында  күрергә мөмкин.

 Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәрләре укучыларга китапханә урнашкан тарихи бина турында кызыклы мәгълүматлар бирделәр һәм китапханә буйлап экскурсия уздырдылар.

Экспозиция башка кунакларны да көтеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International