Китапханәчеләрнең язучылар белән иҗади очрашуы

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

2017 нче елның 11 нче гыйнварында Татарстан Язучылар берлегенең Зур залында татар язучылары һәм китапханәчеләрнең иҗади очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре, Мәдәният һәм сәнгать тармагы белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты тыңлаучылары катнашты. Соңгылары «Муниципаль китапханә шартларында матур әдәбият – китап укуны алга этәрү объекты» дигән уку программасын үзләштерүчеләр иде.

Язучыларны һәм китапханәчеләрне китапка мәхәббәт берләштерә. Хәзерге заманда алар традицион эшчәнлекләренә үзгәрешләр кертеп, китап укуга өндәүдә яңа чаралар эзлиләр. Язучылар берлеге әгъзасы Альбина Нурисламова матур әдәбиятка кызыксыну уятуның бүгенге заман өчен мөһимлеге турында сөйләде. («Без дөнья үзгәреп торган заманда яшибез. Китапханәчеләр һәм язучылар заман таләпләренә туры китереп эшләргә тиешләр»). Халык язучысы Зиннур Мансуров үз чыгышында татар халкының элек-электән китапка мәхәббәт һәм хөрмәт белән караганына басым ясады. Балалар язучысы һәм тәрҗемәче Борис Вайнер балалар китапларына киләчәктә дә сорау зур булачагына ышанычын белдерде. Тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова  хәзерге заманда китапханәче хезмәтенең катлаулана баруын әйтте. Интернеттан сорауга җавапны тизрәк алырга була, әмма иң төгәл җавап китапханәче ярдәмендә генә табыла. Гәүхәр Хәсәнова фидакяр хезмәтләре өчен китапханәчеләргә рәхмәтен белдерде. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт республика китапханәчеләренең бугенге хәле белән кызыксынды.

Китапханәчеләр фестивальләр һәм иҗат кичәләре уздыралар, буктрейлерлар (китап турында минифильм) ясыйлар, китапханәченең уңай образын тудыралар. Милли китапханә хезмәткәрләре «Дәрья» әдәби кунакханәсенең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Анда халык язучылары һәм шагыйрләре белән очрашулар уздырыла, алар халык тарафыннан яратып кабул ителгән.

«Тукай белән әңгәмәләр» китабы авторы Зиннур Мансуров белән узган кичә дә җылы тәэсир калдырган. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хәзерге заманның социаль челтәрләрләрендә дә актив эшли.

Китапханәчеләр төркеменең җитәкчесе Р.М Барейчева язучыларга матур һәм мәгънәле чыгышлары, җылы каршы алулары өчен рәхмәт әйтте. Китапханәчеләр һәм язучылар хезмәттәшлекләрен дәвам итәргә килештеләр. Яхшы китап кешене кеше итеп тәрбияли, уйланырга мәҗбүр итә, үз фикерең белән яшәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International