Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан «Без белгән һәм белмәгән Шәймиев» исемле китап күргәзмәсе эшли.
Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә абруйлы сәясәтчене ихлас котлап, аңа саулык, күңел тынычлыгы, гаилә тигезлеге, сәяси һәм дәүләти озын гомер теләп Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тәбрикләү хаты җибәрде. Татар халкының олы шәхесе Минтимер Шәймиевнең хезмәт һәм тормыш юлын яктырткан күргәзмә дә китапханәчеләрнең ихтирамын чагылдыра.
Экспозициядә беренче Президентның эшчәнлеген чагылдыручы күп санлы материаллар тупланган. Минтимер Шәймиев бүген дә ил, республика һәм аның күп милләтле халкы мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Аның турында язылган китаплар, фотоальбомнар, вакытлы матбугат битләрендә басылган язмалар – барысы да зур тормыш юлы узган, җаваплы урыннарда, гамәли эштә бай тәҗрибә туплаган көчле шәхеснең эчке дөньясын аңларга ярдәм итә. «Яңарыш» республика фондының иганәчеләр советы рәисе Минтимер Шәймиев кылган эшләре белән халык мәхәббәтен яулады. Татар халкының дәүләтчелеге үсеше тарихында эз калдыруы да күргәзмәдә ачык чагылдырылган.
Кеше үзенең кылган эш-гамәлләрендә, кешеләргә, тормышка, хезмәткә булган мөнәсәбәтләрендә ачыла. Халкыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевне әдәбият-сәнгать дөньясын аңлап һәм тоеп яшәгән җитәкче буларак хөрмәт итә. Мәдәниятнең төрле тармакларында эшләүче иҗат әһелләренә ул һәрвакыт игътибарлы булды. Шәймиевнең язучыларга, артистларга, гомумән, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә җылы карашы аның чыгышларында да чагыла.
Күргәзмә китап укучылар арасында зур кызыксыну уятты һәм милләттәшләребезгә талантлы шәхеснең татар милләтеннән булуы белән тагын да ныграк горурланырга, аны яхшырак белергә, аның үрнәгендә яшәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Күргәзмә белән гыйнвар ахырына кадәр танышырга мөмкинлек бар.
Рәхим итегез!