Татарстан Республикасы Милли китапханәсе шәһәребезнең төрле Мәдәният оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә башлап җибәргән «Театр кунакханәсе» проекты дүртенче ел уңышлы гына эшләп килә. Башкалабызда урнашкан башка театрлардан да күп артистлар әлеге проектта катнашты.
2017 нче елның 30 нчы гыйнварында 17 сәгатьтә «Театр кунакханәсе» Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Мәскәү татар халык театры «Диләфрүз» исемле китапны тәкъдир итү һәм әлеге театр артистлары белән очрашу оештыра.
Мәскәүдә эшләүче «Диләфрүз» татар халык театры 30 ел буе киң катлау халык арасында татар телен, әдәбиятын, сәнгатен популярлаштыра милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертә, шәһәр күләмендә уздырыла торган күп кенә мәдәни тамашаларда катнашып килә. Театр сәнгатен һәм китап сөючеләрне әлеге очрашуга көтеп калабыз!
Рәхим итегез!
Элемтә өчен телефон: (843) 292-72-35.