2017 нче елның 8 нче февралендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе язучы Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган очрашу кичәсе үткәрә.
Күпсанлы китаплар авторы, прозаик, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган кичәдә каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да катнашыр дип көтелә. Язучының талантын хөрмәт итүчеләрне, әдәбият сөючеләрне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта – Милли китапханәдә көтәбез!
Кичәгә рәхим итегез! Керү ирекле!
Элемтә өчен телефон: (843)292-72-35