Татарстан халыкларының туган телләре

2017 елның 3 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең  Күргәзмәләр залы (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт), ел саен 21 нче февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненә багышлап, «Татарстан халыкларының туган телләре» дигән күргәзмә оештырды.

Татарстан Республикасы –170 тән артык милләт вәкилләре дус яшәүче төбәкләрнең берсе. Экспозициядә шул турыда сөйләүче китаплар урын алган. Күргәзмә Татарстанның күп теллелеген күрсәтә. Шулай ук телләрнең диалектлар атласы, сөйләмнәрне этнологик яктан тикшергән хезмәтләр, монографияләр, сүзлекләр, республикада яшәүче халыкларның тел үзенчәлекләрен һәм төрлелеген ачучы популяр басмалар тупланган.

Татарстан Республикасының халыкара хокукый документлары, тел сәясәте өлкәсендәге хокук норматив актлары, мәдәният өлкәсендә һәм башка тармакларда тел үсеше, икетеллелек шартларында татар телен куллану һәм үстерү проблемалары турындагы китаплар экспозициядә зур урын биләп тора. Идел буе халыклары телләрендә басылып чыккан матур әдәбият әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Күргәзмәдәге күп телле сүзлекләр бу әсәрләрне укырга мөмкинлек бирә.

 Халыкара туган тел көне 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә.

 Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аларны сакларга тиешбез.

Февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән. Рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International