Әдәбият дәресләре

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

2017 нче елның 3 нче феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Вахитов районының «Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең 6 «А» сыйныфында укучылар өчен әдәбият дәресе үткәрде.

Алар иң элек укучыларга китапханәнең бай тарихы, фондлары, матур биналары турында сөйләделәр.

Бу дәрес бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган иде.

Тукай балалар өчен, алар эшчән, белемле, тәрбияле булып үссеннәр дип, күп әсәрләр язып калдырган. Аның шигырьләре әдәплелеккә, сабыр булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, һәр эшкә җаваплы карарга чакыра, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияли.

Китапханә фонды басмаларыннан әзерләнгән «Татар шигъриятенең кояшы» исемле күргәзмә дә укучылар арасында зур кызыксыну уятты.

Балалар конкурс-викторинада катнашып, Тукайның шигырь-әкиятләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтеп, бүләкләр дә алдылар.

Дәрес шагыйрьнең шигырьләрен сөйләү һәм «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International