Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Россиядә Экология елына багышланган «Экологик белем сәгатьләре» циклыннан 2017 нче елның 9 нчы февралендә Казан шәһәре Идел буе районының «88 нче урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесендә чираттагы очрашу оештырды.
XXI гасыр кешесен экологик яктан тәрбияләү, үсеп килүче буынга бу проблемаларның әһәмиятен аңлату бу чараның төп максаты иде.
Китапханә фондларында саклана торган газета һәм журналлардан әзерләнгән, «Табигатьне саклыйк» дип исемләнгән күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты.
Балалар китапханә хезмәткәрләре белән берлектә экологик проблемаларны чишү юллары, табигатькә сакчыл караш нинди булырга тиешлеге, әйләнә-тирәбезне чүпләмәү турында әңгәмә алып бардылар һәм башка күп сорауларга җаваплар эзләделәр. Табигать, тирә-як мохит безнең тормышыбызда әһәмиятле урын алып тора, шуңа күрә экология проблемалары җитди игътибарга лаек дигән фикергә килделәр.