Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Ренат Ибраһимовның китабын тәкъдир итү

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 24 февралендә кичке сәгать 6.00 да Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган китабын тәкъдир итүгә багышланган иҗат кичәсе була.

 Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») китабына хатирәләр рәвешендәге кыска, әмма гаҗәеп тирән эчтәлекле хикәятләре тупланган. Әти-әнисе, иҗатташлары белән бәйле истәлекләр, үзенең җыр өлкәсендәге эшчәнлеген, шулай ук дини карашларын-гамәлләрен тасвирлаган өлешләр үзара оста яраштырылып, мавыктыргыч итеп язылган.

Артистның үзе катнашындагы иҗат кичәсе һәм дөнья күргән китабы киң җәмәгатьчелекнең игътибарына, һичшиксез, лаек.

Кичәгә рәхим итегез!

Керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-72-35.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International