2017 нче елның 15 нче феврале көнне Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында республикабыз районнары һәм башкалабыз Казан мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен «Гаилә һәм мәктәп», «Идел» журналлары редакцияләре хезмәткәрләре белән очрашу булды. Бу чараны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
Мондый очрашулар мәктәп укытучыларына балалар тәрбияләүдә мәгълүмати ярдәм булып тора.
Китапханә хезмәткәрләре иң элек Китапханәнең тарихы, аның бай фондлары турында сөйләделәр, шулай ук мөгаллимнәр, тәрбиячеләр өчен чыгып килүче төрле газета-журналлардан әзерләнгән «Укытучылар, сезнең өчен» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясадылар.
«Гаилә һәм мәктәп», «Идел» журналлары яшьләр, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә кызыклы язмалары белән яшь буынны тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Бу очрашуда укытучылар белән журналистлар фикер алышып, сорау-җавап формасындагы әңгәмә дә алып барылды.