«Республикага һәм дөньяга мәхәббәт белән»

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

  2017 нче елның 1 нче мартында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка 60 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Республикага һәм дөньяга мәхәббәт белән» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.

Экспозициядә Президентның дәүләткүләм сәяси һәм икътисади эшчәнлеген чагылдыручы күпсанлы кызыклы материаллар урын алган. Рөстәм Нургали улының Татарстан үсешенә зур өлеш кертүче җитәкче булуын, вакыйгалар үзәгендә кайнавын, аңа хас булган төгәллекне, заманчалык сыйфатларын сурәтләгән саллы документаль басмалар аеруча игътибарга лаек. Биредә шулай ук Рөстәм Миңнехановның әти-әнисе, гаилә тормышы, бала чагы һәм үсмер еллары үткән Саба төбәге турында бай мәгълүмат табарга мөмкин. Президентыбыз һәр өлкәдә башлап йөрүче, ул һәрвакыт халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне беренче урынга куя, моның өчен ул икътисадның ныклы үсешен тәэмин итүдә инновацион технологиялар куллануны хуплый. Президент Рөстәм Миңнеханов – сәламәт яшәү рәвешен саклаучы, спорт сөюче җитәкче буларак та күпләргә үрнәк шәхес. Күргәзмәдә Илбашының шушы эш-гамәлләрен чагылдырган, аны төрле яктан ачкан, вакытлы матбугатта дөнья күргән күпсанлы мәкаләләр дә урнаштырылган.

Китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге киштәләрендә урын алган басмалар китап укучылар арасында зур кызыксыну уятыр һәм шундый эшлекле шәхеснең милләттәшебез, ватандашыбыз булуы белән тагын да ныграк горурланырга, аның эчке дөньясын яхшырак аңларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Күргәзмә белән март уртасына кадәр танышырга мөмкин.

Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International