«Саҗидә Сөләйманова: Шигъриятнең күкчәчәге» китабын тәкъдим итү кичәсе

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

 2017 нче елның 12 нче апрелендә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың (1926–1980) тормышы һәм иҗатына багышланган «Саҗидә Сөләйманова: Шигъриятнең күкчәчәге» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Кичәгә чакырылган кунакларның чыгышлары шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкару белән аралашып барды. Бу чарада Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнашты. Милли китапхәнәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Шигъриятнең күкчәчәге: күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

Кичәдә катнашучыларның күбесе шагыйрәнең киң колачлы иҗатын һәм эшчәнлеген күзалларга мөмкинлек бирүче күргәзмәне кызыксыну белән карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International