Казан федераль университетында «XXI гасыр һәм Тукай» темасына фикер алышу

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

   Казан (Идел буе) федераль университетының «Tataristica» үзәге тел һәм әдәбият, тарих, сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә кагылышлы мөһим мәсьәләләргә актуаль сөйләшүләр оештыра. 2017 нче елның 19 нчы апрелендә бер төркем галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, яшьләр лидерлары «XXI гасыр һәм Тукай» дигән темага фикер алыштылар. Әлеге фикер алышу чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Габдулла Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова, шагыйрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры секретариатының баш референты Рүзәл Мөхәммәтшин, татар яшьләре активисты Рәдиф Кашапов һ.б. катнашты.

Әлеге чарадан Каюм Насыйри институтының җиде үзәге өчен турыдан-туры трансляция оештырылды.

Дискуссияне күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев ачып җибәрде. Әлеге сөйләшүнең әһәмиятен билгеләп, ул: «Тукай – горур кеше булган, татар тыйнак булып саналса да, Тукай үз-үзенә бәя бирә белгән. Ул үзенә Пушкиннар белән янәшә урын әзерли алган шәхес», – диде.

Фикер алышу чарасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнашты. Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты актлар залында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлекләре хезмәткәрләре «Халык шагыйре Габдулла Тукай (1886–1913)» дигән зур китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә шагыйрьнең үзе исән вакытта нәшер ителгән басмалары да куелды.

Дискуссиядә катнашучыларның күбесе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын һәм эшчәнлеген тулаем күзалларга мөмкинлек бирүче күргәзмәне зур кызыксыну белән карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International