«Казан утлары»ның сүнмәс уты

2017 елның 28 апреле, җомга

2017 нче елның 22 нче апреле көнне Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында республикабыз районнары һәм башкалабыз Казан мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен «Казан утлары» журналы редакциясе вәкилләре белән очрашу булды. Бу чара күпләребез яратып укый торган айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси «Казан утлары» журналына 95 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.

Китапханәчеләр Милли китапханәнең бай тарихы, фондлары турында кыскача сөйләделәр, аннары «Казан утлары» журналының данлы үткәне, китапханәдә сакланучы саннары белән таныштырдылар.

Журнал Галимҗан Ибраһимов башлангычы белән оештырыла, аның беренче саны 1922 нче елның май аенда Казанда «Безнең юл» исеме белән дөнья күрә. 1930–1932 нче елларда «Яңалиф» һәм «Атака» исемнәре белән чыга. 1933 нче елның башыннан, алар берләштерелеп, «Совет әдәбияты» исемен ала. Ә 1965 нче елның 6 нчы саныннан «Казан утлары»на әйләнә.

Мөгаллимнәр белән очрашуга килгән баш мөхәррир Илфак Ибраһимов, мөхәррир Камил Кәримов журналның бүгенгесе, киләчәк планнары белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Очрашуда катнашкан Алмаз Хәмзиннең мавыктыргыч сөйләве һәм татар халык җырларын башкаруы бу чарага үзенчәлекле бизәк өстәде

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International