Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Төркиядән килгән Неслихан ханым Арул Аксой булып китте. Аның Казанга сәфәренең төп максаты – бабасының апасы Фәүзия Ибраһимованың 1909 елда чыккан «Аш остасы» исемле китабының гамәлдәге шрифтка күчереп нәшер ителгән яңа басмасын тәкъдир итүдә катнашу.
Неслихан ханым Төркиянең Измир шәһәрендә яши, адвокат булып эшли, өстәмә рәвештә Истанбул университетының тарих факультетын да тәмамлаган. Ул – мәшһүр татар зыялысы, дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, публицист, нашир Габдерәшит казый Ибраһимовның (1857–1944) оныкчыгы, Фәүзия Ибраһимованың (1887–1985) туганнан туган оныгы.
Кунак үзенең бабасы Габдерәшит Ибраһимовның тууына 160 ел тулуга багышланган «Мәшһүр Рәшит казый» исемле күргәзмә белән танышты. Биредә урын алган, Габдерәшит Ибраһимовның үзе исән чакта басылып чыккан, хәзерге көндә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында сакланучы китаплары («Тәрҗемәи хәлем, яки башыма киләнләр», «Дәүре галәм» («Дөнья буйлап сәяхәт», 1909), «Вөҗдан мөхакәмәсе» («Намус хөкеме», 1906), «Сабахе садыйк» («Уяну», 1906), «Һәр кемгә кирәк» (1906) һ.б.), ул 1900–1903 елларда нәшер иткән «Миръат» альманахы саннары, шулай ук 2014 елда Мәккә шәһәрендә дөнья күргән «Минем тормышым һәм Хиҗазга сәяхәтем (1296–1302 һ.)», «Җыен» нәшрияты «Шәхесләребез» сериясендә чыгарган «Габдерәшит Ибраһим: фәнни-библиографик җыентык» (2011) басмалары Неслихан ханымда аеруча зур кызыксыну уятты. Фәүзия Ибраһимованың 1909 елда чыккан «Аш остасы» китабы да Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында саклана. Бу – кулинария темасына татар хатын-кызы тарафыннан әзерләгән беренче китап.
Милли китапханәнең Кремль урамында урнашкан төп бинасында Неслихан ханым өчен экскурсия оештырылган иде; ул бинаның архитектурасын һәм эчке бизәлешен бик ошатты, истәлек өчен фотога да төшерде. Ерактан килгән кунак очрашудан алган тәэсирләрен тәкъдимнәр һәм фикерләр дәфтәренә язып калдырды.
.jpg)