Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тәкъдим итә

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге эшчәнлегендә төп бурыч – татар китабын һәм Татарстан турындагы әдәбиятны туплау, саклау, өйрәнү һәм укучыларга җиткерү.

Бүлектә татар әдипләренең әсәрләре, тарихка һәм мәдәнияткә караган хезмәтләр, белешмә әдәбият, статистика материаллары саклана. Татар телендәге, татар халкы һәм Татарстан турындагы әдәбиятның уникаль тупланмасы республикабызда гына түгел, ә аннан читтә дөнья күргән китапларны да үз эченә ала.

Бүлек фондында 146 мең 500 документ исәпләнә, шуларның 83 мең 900 берәмлеге – татар телендә. Фонд ел саен яңа басмалар белән тулылана.

1934 елдан бирле эшләнеп килә торган туган якны өйрәнү системалы картотекасына китаплар, җыентыклар, Татарстан Һәм Россия матбугатында татарча һәм русча басылган мәкаләләр турында библиографик мәгълүматлар тупланган. 1994 елдан әлеге картотеканың электрон варианты да алып барыла, ул куллану өчен аеруча уңайлы.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге алдан килешенеп һәм түләүле нигездә һәртөрле мәгълүмат-библиография хезмәте күрсәтүне тәкъдим итә. Болар – библиографик исемлекләр һәм күрсәткечләр, дайджестлар һәм тематик досьелар төзү, тематик әдәбият сайланмалары әзерләү; конференцияләр һәм башка чаралар үткәргәндә кызыксындырган тема буенча яки аерым шәхескә багышланган күргәзмәләр оештыру. Күргәзмәгә куелган китапларга телдән һәм язмача күзәтү ясау мөмкинлеге дә бар. Китапларны тезеп урнаштыру өчен витриналарны китапханә үзе алып килә ала. Сезне безнең тәкъдимнәрдән файдаланырга һәм ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлеккә чакырабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International