Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Кайгыртучылар советының чираттагы утырышы булды. Совет әгъзалары – республикабызның күренекле сәнгать һәм фән әһелләре, әдипләре, журналистлары, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук төрле оешмаларның җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре татар җыр сәнгате проблемалары хакында уртага салып фикер алыштылар. Рәшит Ваһапов исемендәге татар иҗтимагый фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов фестиваль кысаларында үткәрелгән яшь башкаручылар конкурсы нәтиҗәләре турында сөйләде, алга таба аның үсеш юнәлешләрен билгеләде. Утырышны Кайгыртучылар советының рәисе, әдип, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев алып барды.