Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2017 нче елның апрель аенда булып узган «Регионнарның мәдәни үсешендә стратегик ресурс буларак өстәмә һөнәри белем бирү» дигән III нче Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Әлеге конференция Социаль-мәдәни тармак һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты тарафыннан Казан шәһәрендә үткәрелде.
Конференция эше «Хәзерге Россиядә мәдәни тәңгәллек: яңа модельләр эзләү» һәм «Җәмгыять яңартылышында өстәмә белем бирү системасының социаль-мәдәни куәте» дип аталган ике юнәлешкә бүленгән иде. Программага Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшләүче алты хезмәткәрнең докладлары кертелде:
«Тарихи-мәдәни кыйммәтләр буларак Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы китап-ядкәрләр» – бүлекнең рус һәм көнбатыш әдәбияты секторы мөдире Юнысова Рушания Камил кызы;
«Хокукый мәгълүмати ресурслар – Татарстан Республикасы китапханәчеләренең һөнәри үсешендәге белем бирү программаларында» – бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Елизарова Римма Үзбәк кызы, педагогика фәннәре кандидаты;
«Мәшһүр галим Ә.Г.Кәримуллин коллекциясе – татар халкының кыйммәтле мәдәни мирасы» – бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре Сабитова Йолдыз Камил кызы;
«Үзбәк Байчура коллекциясендәге архив документларының тарихи-мәдәни әһәмияте» – бүлекнең икенче категорияле китапханәчесе Хөсәенова Гөлнирә Рәзиф кызы;
«Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Габдулла Тукай китаплары» – бүлекнең фәнни хезмәткәре Гәрәева Алсу Хәмит кызы белән икенче категорияле китапханәчесе Сөләйманова Лилия Рәшит кызы.
Күрсәтелгән докладларның текстлары рецензияләнеп, уңай бәя алган һәм фәнни хезмәтләр җыентыгына кертеләчәк. Җыентык 2017 нче елның августында басылып чыгар дип көтелә. Шулай ук, әлеге материаллар http://elibrary.ru Фәнни электрон китапханә сайтына (2706-12/2016К номерлы шартнамә) урнаштырылып, Россия фәнни цитаталаштыру индексының (РИНЦ) фәнни-метрика базасында индексацияләнәчәк.