Ерактагы якын милләттәшләр

2017 елның 21 июле, җомга

2017 нче елның 17 нче июле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Төркиядә һәм Америкада яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләреннән торган делегация килде. Делегациянең җитәкчесе – Төркия башкаласы Әнкара шәһәренең казан татарлары мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Фуат Тиниш. Кунаклар арасында профессорлар Гаяз Акчурин, Тонгуч Акыш һәм хәләл җефете белән Нурал Акчурин бар иде. Алар шушы көннәрдә Казанда булуларыннан файдаланып, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, татар халкының биредә саклана торган бай тарихи-мәдәни мирасы истәлекләре белән дә танышырга теләк белдерделәр.

Кунаклар хозурына кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге «Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә сакланучы кызыклы документларны туплаган, чит илләрдәге татарлар тормышын, аларның язма мирасын яктырткан күргәзмә тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә милләттәшләребез әти-әниләренә, туганнарына бәйле материалларны да күреп аеруча шатландылар.

 Милли китапханәнең Кремль урамында урнашкан төп бинасында делегация өчен татар һәм инглиз телләрендә экскурсия оештырылды. Кунакларга бинаның архитектурасы һәм эчке бизәлеше, китапханә тарихына «мавыктыргыч сәяхәт» бик ошады.

Очрашу барышында делегация әгъзалары китапханә җитәкчелеге белән татар мөһаҗирлеге мәсьәләләре, киләчәктә үзара хезмәттәшлек хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International