Татар конгрессы корылтаена багышлана

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

2017 нче елның 28 нче июле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Бөтендөнья татар конгрессының 2-6 нчы август көннәрендә узачак VI нчы корылтаена багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә китапханәбезнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге «Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә саклана торган, чит илләрдә гомер иткән милләттәшләребез тормышын, аларның язма мирасын яктырткан күпсанлы документлар урын алды.

«Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә сакланучы ядкәрләрдән төзелгән әлеге күргәзмәдә Кытай, Япония, Алмания, Финляндия, Америка һәм Төркиядә гомер итүче татарлар тормышын, әдәби һәм фәнни иҗатларын чагылдыручы басмалар урын алган. Алманиядә чыккан «Милли байрак» (Мюнхен), «Азат Ватан» (Мюнхен), «Яңа милли юл» (Берлин) журналлары; Кытайның Мукден шәһәрендә нәшер ителгән «Милли Байрак» газетасы, «Ерак Шәрык» (Харбин), «Шәрык авазы» (Тяньцзинь) журналлары куелган. Сугыштан соңгы елларда Япониядәге татар эмигрантларына багышланган альбом, Токиодагы татар-мөселманнар тормышын чагылдырган почта открыткалары, шушы ук шәһәрдә эшләгән «Мәктәбе Исламия»нең 10 еллыгына багышланган фотолар бар. Шулай ук Г.Тукайның Тампере, Хельсинки һәм Токиода чыккан китаплары, Америкада яшәүче милләттәшләребезнең кулъязма истәлекләрен күрергә мөмкин. Хәзерге көндә дә чит илдәге милләттәшләребез газета-журналлар бастыралар. Алманиядә гомер итүче Алия ханым Тайсина нәшер иткән «Бертуган» журналының кайбер саннары да әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителә.

Чит илләрдә яшәүче татарларның тормышын һәм иҗатын чагылдырган бу бибәһа мирас белән танышу китапханәдә булучылар күңеленә хуш килер.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International