2019 елның 18 гыйнварында 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар», «Свистящие стрелы», «Итиль-река течёт» китапларын тәкъдим итү кичәсе уздыра. Әлеге китаплар 2018 елда әдипнең тууына 90 ел тулу уңаеннан Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
Яңа елны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залы (Казан, Кремль ур., 33) танылган рус язучысы Даниил Гранинның 100 еллыгына багышланган һәм «Язмыш миңа озын гомер язган...» дип аталган күргәзмә белән ачып җибәрә.
Яңа ел белән!
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба районы Үзәк китапханәсенә 100 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлеге һәм «Милли китап» нәшрияты 2018 елның эш планында каралган китаплар һәм җыентыклар бастырып чыгаруны дәвам итә.
ИГЪТИБАР! ИҖАТ КИЧӘСЕ КИЧЕКТЕРЕЛӘ
2018 елның 20 декабрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның атказанган артисткасы Тәслимә Низаминың «Җырым белән керәм күңелеңә» дип аталган иҗат кичәсе була.
2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган «ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Чыңгыз Айтматов галәме» күргәзмәсен оештырды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Яндекс.Такси белән берлектә «МЕГА» сәүдә үзәгендә уңайлы итеп ясалган, уку һәм ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган мәйданчыкта китап укучыларга ноябрь ае дәвамында хезмәт күрсәтте.
2018 елның 7 декабрендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татар җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист Әхмәдһади Максудиның тууына 150 ел һәм сәясәт эшлеклесе, профессор, хокук фәннәре докторы Садри Максудиның тууына 140 ел тууга багышланган «Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге» дип аталган Халыкара фәнни конференция узды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.