Саба районының Ә. Кәримуллин исемендәге Үзәк китапханәсенең юбилее

2018 елның 29 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба районы Үзәк китапханәсенә 100 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасында катнашты. 

Район Мәдәният йорты фойесында китапханә тарихына бәйле мәгълүмати стендлар, китапханә шәҗәрәсе һәм Ә. Каримуллин исемендәге Саба Үзәк китапханәсе каршында эшләүче төрле иҗат берләшмәләре эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде. 

Бәйрәм тантансы театральләштерелгән тарихи сәхифә белән башланып китте. 

Чараның рәсми өлешендә Мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин һәм Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов китапханә хезмәткәрләренә тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр, рәхмәт хатларын тапшырдылар. 

Милли китапханә вәкилләре дә үзләренең ихлас котлауларын һәм теләкләрен сәхнәдән яңгыраттылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International